«Образ Сююмбики в ТУНТ» (татарское устное народное творчество)

Автор: Усманова Алина Ришатовна

Организация: МБОУ лицей №12

Населенный пункт: Республика Татарстан, г. Лениногорск

ЭЧТӘЛЕК

 

КЕРЕШ............................................................................................................................................3

ТӨП ӨЛЕШ...................................................................................................................................6

1.1 Халык күңелендә Сөембикә тарихы. Тарихи шәхес буларак Сөембикә...........................6

1.2 Халык авыз иҗатында Сөембикә образы...........................................................................12

ЙОМГАКЛАУ..............................................................................................................................16

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ..............................................................................................17

 

КЕРЕШ

 

Сөембикә - татар халкының йөзек кашы, сөекле кызы, ихлас горурлыгы, шул ук вакытта йөрәгенең төзәлмәс ярасы да ул. Сөембикә язмышы, бер үк вакытта, милләтебезнең йөз аклыгын һәм драматик тарихын да гәүдәләндерә. Аның яшәешендә гүзәллек, мәһабәтлек белән ачы фаҗига аралаша.

Сөембикә - халыкның олы вә әрнүле йөрәгендә, хиссият дөньясында иркәләп, буыннан-буынга тапшырыла килгән изге заты, сөенече, ышанычы, өмете. Ул – милләт аналарына, бик күп татар хатын-кызларына хас гүзәл сыйфатларны, күңел нурларын үзенә җыеп алган шәхес. Тарих хәтере башка хатын-кыз образын сакламаган диярлек. Шуңа да аның образына горур мөстәкыйльлек белән язмышка буйсынучанлык, көрәшче холкы белән гаилә учагын саклаучы, алдан күрүчәнлек белән сабырлык бергә укмашкан, халык аны үзенең әсәрләрендә үрнәк-өлге шәхес турындагы әхлакый күзаллавына якынайта, фәрештәдәй изге җан дәрәҗәсенә күтәрә. Андый шәхесләрне тарихи зарурият үстерә, замана чалымнарын өстәп, тулыландыра.

Бу фәнни эшебез «Татар халык иҗатында Сөембикә образы» дигән темага языла. Казан ханлыгының беренче һәм соңгы ханбикәсе булган шәхес турында һәр татар кешесе, һәм татар илендә яшәүче һәр кеше белергә, балалар күңелендә аңа карата ихтирам хисләрен ана сөте белән сеңдерергә кирәк.

Сөембикә исеме белән төрле легендалар яши, шул исәптән Казан Кремлендә урнашкан манара турында риваять тә бар һәм дөнья әдәбиятларында (рус, татар, төрек) аның образын үзәккә алган күп әсәрләр иҗат ителә.

Мәсәлән, рус әдәбият белемендә Сөембикә шәхесе һәм әдәби образы турында язылган хезмәтләрдән беренчесе булып, ΧVΙ гасырда иҗат ителгән «Казан тарихы» була. Рус галимнәренең күпчелеге бу әсәрдә Сөембикә образының сәнгатьчә ничек гәүдәләнеше һәм ни дәрәҗәдә тарихи чынбарлыкка якын килү – килмәү мәсьәләсен өйрәнгәннәр.

Татар әдәбияты белемендә Сөембикә турында әсәрләргә күзәтү ясаган, аларны анализлаган хезмәтләр итеп Сөембикә образын өйрәнүгә нигез салучы һәм бу өлкәдә бүген актив эшләп килүче профессор Ф. Урманчеев исемен аерып күрсәтү кирәктер. Соңгы елларда Казан ханбикәсе Сөембикә образын өйрәнүчеләр рәтенә Ә. Кәримуллин, Н. Ханзафаров, М. Зәкиев, Ф. Галимуллин, Х. Әшрәфҗанов, Ф. Хатипов кебек әдәбият белгечләре, А. Гыйлаҗев, Р. Батулла, М. Хәбибуллин кебек язучыларның әдәби әсәрләре һәм мәкаләләре килеп кушылды.

Ярым әдәби, ярым тарихи «Казан тарихы» хезмәтендәге ханбикә шәхесенә һәм әдәби образына бирелгән характеристика һәм бәяләмәләр моннан соңгы гасырларда мәйданга

чыгачак төрле жанрлардагы һәм төрле юнәлештәге милли – әдәби версияләр өчен нигез сюжет вазифасын үтәячәк. Казан ханлыгы һәм аның ханбикәсе турында әсәрләр чылбыры ΧVΙΙΙ гасыр азагында иҗат ителгән М. М. Херасковның «Россиада» дигән эпик поэмасы белән башланып китә. Күләме һәм эчтәлеге, образлар системасының эшләнеше ягыннан бу поэма – рус әдәбиятында Сөембикә турында язылган әсәрләр арасында иң күләмлесе һәм әһәмиятлесе.

ΧΧ гасыр башында татар халкы иҗтимагый – мәдәни яңару баскычына аяк баскач та, Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында күп санлы тарихи хезмәтләр языла, аларда документальлек өстенлек итә. Халык арасында таралган риваятьләр, бәетләр, тарихи җырлар һәм мөнәҗәтләр кабат актуальләшеп, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күрә, халыкның милли аңын тәрбияләүгә хезмәт итә башлый.

1900 – 1918 нче елларда Сөембикә шәхесенә игътибар гаять дәрәҗәдә югары була. Кыска гына вакыт аралыгында Сөембикә турында күп санда фәнни мәкалә, проза һәм сәхнә әсәрләре, шигырьләр барлыкка килә. Бу чорда Сөембикә тарихи шәхес һәм әдәби каһарман булып кына калмыйча, татар халкының милли азатлык идеалларын үзенә туплаган символик образга әйләнә.

Хәзерге вакытта да Сөембикә шәхесенә карата игътибар, аның образы белән кызыксыну бик югары дәрәҗәдә. Әдәбият белеме галимнәре, тарихчылар яңадан яңа китаплар, мәкаләләр язып тора. Шуңа күрә дә безнең фәнни эшебез актуальлеген югалтмый, ә киресенчә, халыкта милли аң үстерү дәверендә мөһим урын алып тора.

Әлеге фәнни эшебезнең максаты –татар халык авыз иҗатында Сөембикә образын гәүдәләндергән әсәрләрне барлау, бу образның әдәбиятта бирелеш үзенчәлекләрен күзәтү. Шуннан чыгып бурычларны билгеләдек:

- Сөембикә образының әдәби жанрларда чагылышын ачыклау;

- Бу образның бүгенге үзенчәлекләренә төшенү;

- Сөембикә образының чын тарихка тәңгәл килү-килмәвен күзәтү;

Төп гыйльми чыганаклар итеп Ф. Урманченың «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» [35], М. Әхмәтҗановның «Күктә йолдызлар, җирдә без бар» [5], С. Ибраһимованың «Казан мәликәсе Сөембикә» [16], Р. Мостафинның «Фаҗигале язмыш» [20], И.Рәмиеваның «Рус, татар, төрек әдәбиятларында Сөембикә образы» [24]һ.б. хезмәтләр торды.

Тикшерүнең объекты булып түбәндәге әсәрләр алынды: Ярми Х. Татар халык иҗаты, Һ. Атласи «Сөен-бикә», Рәмиева И. Казан тарихында Сөембикә”, Сөембикә риваяте, Р. Хәмид «Хан кызы», М. Гафури «Хан мәсҗеде» (Сөембикә манарасы)», М. М. Херасков «Россияда» һ.б.

Тикшерү предметы: татар әдәбияты тарихында, татар халык авыз иҗатында Сөембикә образының бирелеше.

Төп методлар һәм алымнар булып чагыштыру методы, күзәтү алымы, янәшә кую алымнары торды.

Әлеге эшебез кереш, төп өлеш һәм йомгаклаудан тора. Йомгаклауда ачыкланган мәсьәләләр буенча нәтиҗәләр ясадык. Файдаланган әдәбият исемлегенә өйрәнелгән, укылган, диплом эшенә алынган чыганаклар теркәлеп куелды.

 

ТӨП ӨЛЕШ

1.1 Халык күңелендә Сөембикә тарихы.

Тарихи шәхес буларак Сөембикә.

 

Сөембикә турында ишетмәгән, аның фаҗигале язмышы белән таныш булмаган кеше юктыр, мөгаен. Аның хакында романнар (М. Хәбибуллин, Р. Батулла) тарихи очерклар (Һ. Атласи), җырлар, симфонияләр иҗат ителде. Шулай да аның үз язмышы, башыннан кичергәннәре теләсә кайсы әдәби әсәрләрдән дә баерак, катлаулырак.

Борынгы риваять тасвирлаганча, рус падишаһы Явыз Иван, Казан ханбикәсе Сөембикәнең рәсемен күреп, аңа гашыйк була, үзенә хатынлыкка сорап, яучылар җибәрә. Горур Сөембикә моңа риза булмый. Шуннан соң Явыз Иван, зур гаскәр белән килеп, Казанны яулап ала, Сөембикәне үзенә буйсындырмакчы була. Ризалык бирмәсә, бар халкын кырып бетерү белән яный. Шуннан соң Сөембикә теләсә-теләмәсә дә ризалыгын белдерә. Тик бер шарт куя: җиде көн эчендә җиде катлы матур манара калыксын. Әгәр дә җиде көн шундый күккә ашкан манара әзер булса, урыс патшасына чыга, имеш, булмаса – вәссәлам.

Явыз Иван бөтен рус иленнән осталар җыеп, материал туплап, аларга җиде көн эчендә дөньяда тиңе булмаган маһәбәт манара салырга боера. Башкарсалар, аларны зур бүләкләр көтә. Башкармасалар, башлары чабылачак, дип искәртә.

Беренче көндә манараның беренче каты әзер була, икенче көндә – икенчесе. Шулай итеп, җиде көн эчендә җиде катлы искиткеч матур һәм биек манара әзер була. Шуннан соң Сөембикә, Казаннан китәр алдыннан, манарага менеп, халкы, иле, башкаласы белән саубуллашырга рөхсәт сорый. Явыз Иван рөхсәт итә. Сөембикә исә, манараның иң өске катына менеп, халкы белән саубуллаша да, аска сикереп, үз-үзен һәлак итә...

Матур риваять, изге риваять. Чынлыкта исә эш башкачарак була. Сөембикә татар тарихында иң билгеле һәм зур шәхесләрнең берсе. Ул якынча 1518-1519 елларда Нугай Урдасының Йосыф морза гаиләсендә дөньяга килә. Алар турыдан-туры Идегәйнең токымына бәйле. Кардәшлекләре Кырым, Себер ханлыкларына, Урта Азия дәүләтләренә барып тоташа. Һ. Атласи аның турында: «Сөембикә (тарихчы аны Сөен-бикә дип атый) чиктән тыш матур һәм сөйкемле, һәм шуның илә бәрабәр бик акыллы бер кыз була. Нугай кызлары арасында Сөембикәгә охшаган кыз булмаган кебек, Казан һәм Рус йортларында да аңа тиңдәш булырлык кыз юк иде [1]», - дип яза.

Сөембикә уналты яшьлек яшь ханга кияүгә чыгып, аның белән ике генә ел яшәп кала. 1533 елда Мәскәү гаскәр җибәреп Казанны басып ала. Дәүләт белән хакимлек иткән Сафагәрәйгә чыгып китәргә туры килә. Казан тәхетенә Касыймнан Җангалине китертеп утырталар. Ул Шаһгалинең бертуган энесе. Менә шул Җангалигә Йосыф морзаның иң

матур һәм зирәк кызы Сөембикәне хатынлыкка бирәләр. Сафагәрәй дә тик ятмый, тәхетен кире кайтарырга тели. 1535 елда абыйсы Сәхипгәрәй ярдәме белән Казанга кире кайта һәм хакимлек итә башлый. Бу гамәле белән ул Мәскәүгә берникадәр дәрес бирә. Җангалине Казанда яратмыйлар, бәрелешләр булган вакытта ул үтерелә. Сөембикә Сафагәрәйгә ошаган, күрәсең, шулай ук дипломатияне күз алдында тотып, Нугай Урдасы ханәкәсе Сөембикәне кыерсытмый, үзенә хатынлыкка ала. Аның башка хатыннары да була. Ләкин Сөембикәне ныграк ярата, диләр. Сафагәрәй турында Һ. Атласи: «Ул Казан ханнарының иң булдыксыз вә шуның илә иң тойгылысы иде» [1], -дип яза. Сүз монда ил тойгысы, ягъни ватанпәрвәрлек хисе турында бара. Шуңа күрә Сөембикә дә аны чын күңелдән сөя, ихтирам итә. Аларның Үтәмешгәрәй исемле уллары туа. Ләкин 1549нчы елны Сафагәрәй кинәт үлеп китә. Утыз өч яшьлек Сөембикә яңадан тол кала. Хан итеп кечкенә Үтәмешгәрәйне билгелиләр. Ләкин чынлыкта Казан ханлыгы белән Сөембикә идарә итә.

Сөембикә тол калганда йөкле була. Аның Җангалидән кызы туа. Бу кыз баланың исеме мәгълүм түгел, ләкин тормыш юлы кызыклы. Сөембикәнең кызы бераз үскәч, Касыйм ханы Шаһгали аны кызлыкка бирүен үтенә, чөнки үзенең балалары булмый. Энесенең баласы бит, кыз Касыймга китә. Вакыт узгач, 1552нче елда Кырым ханы Аккүбәкнең улы Кайбула ханлыктан куып чыгарыла, Нугай Урдасына килеп эләгә һәм Мәскәү яклылар аны урыслар файдасына эшләргә кодалый башлый. Кайбула Мәскәүгә килә һәм аны Шаһгали карамагында үскән Сөембикәнең кызына өйләндерәләр. Аларның бишләп баласы туа. Аны тагын ике бояр кызына өйләндерәләр, ләкин алардан балалары булмый. Ике хатыны да 1605-1610 нчы елларда монастырьдә монахинялар булып үләләр. Кайбула чукынмаган, күрәсең. Ул 1570 нче елда ук вафат була.

Шул выкытларда Мәскәү белән мөнәсәбәтләр кинәт кискенләшеп китә. Явыз Иван, башында Сөембикә кебек акыллы һәм ил тойгылы хатын торганда, татар иленең баш бирмәячәген аңлап, аны Мәскәүгә озатуларын таләп итә. Бирмәсәләр, зур гаскәр белән килеп, Казанны яулап алу белән яный. Шуннан соң инде Казанның иң данлыклы һәм куәтле бәкләре, Сөембикәне русларга биреп, сугыштан котылмакчы булалар. Алар арасында Ходайкол углан, Нургали бәк, Аңкилде абыз була. Алар Зөягә, Шаһгали янына барып, Сөембикәне улы белән русларга тапшырачакларын белдерәләр.

Казан ханлыгының яулап алынуы Сөембикәнең фаҗигасе белән бәйле. Улы белән Мәскәүгә әсирлеккә озатылган ханбикәнең каргышы була, күрәсең, татарлар аны урысларга тапшырып, оборонага әзерләнеп өлгерербез дип уйлый, ләкин эшләре барыбер уңмый.

Сөембикәне Мәскәүгә алып китү өчен, Казанга кенәз Петр Серебряный җитәкчелегендә берничә меңлек рус отряды килеп керә. Бу вакыйганы үз күзе белән күргән рус елъязмачысы болай дип язып калдырган: «Сөембикә, тоткын булуын аңлагач, бөтенләй

хәлсезләнеп китә. Ачы тавыш белән кычкырып, җиргә ыгыла. Аның болай булуы бөтен сарай кешеләренә тәэсир итеп, андагы кешеләнең берсе дә еламый калмый. Сарайның сөйкемле хатыннары, матур кызлары, ачы тавыш белән елап, битләрен тырныйлар, чәчләрен йолкыйлар, кулларын чәйниләр иде. Боларның тавышлары сарайның тышына да ишетелеп, хан йортындагы кешеләр дә елый башлый. Хан сарае белән хан йорты канлы яшьләр агыза торган урын булып кала. Елау тавышы шәһәр халкына да ишетелеп, алар хан йортына җыела башлады. Казанлылырның кайсылары русларны кырмакчы булып, кулларына ташлар алганнар иде. Ләкин Казан башлыклары аларга ирек куймадылар. Таяклар белән куалап, хан йортыннан өйләренә куып җибәрделәр [20]».

Сөембикәнең йөрерлек хәле калмаганга, аны рус сугышчылары сарайдан күтәреп алып чыгалар. Үтәмешгәрәйне исә сарай кешеләре күтәреп бара. Сафагәрәй ханның кабере янына килеп җитү белән, Сөембикә Петр Серебряныйдан ире кабере белән хушлашырга рөхсәт сорый. (Сафагәрәй Казан мәчетләренең берсендә күмелгән була). Елъязмачы Сөембикәнең моң-зарын искиткеч шигъри рәвештә тасвирлый: «Әй сөекле падишаһым, үзеңнең яшь һәм матур бикәңне кабул итсәнә! Мине харап итмәсәнә! Минем матурлыгым илә дошманнар файдаланмасалар иде. Мин синнән аерылмыйм, көлке һәм мыскыл ителер өчен, телләре һәм диннәре башка булган ят җиргә китмим. Әй сөекле падишаһым! Кем анда килеп минем егълавымны басылдырыр, кем минем ачы яшьләремне туктатыр, кем минем җанымның кайгыларын таратыр, кем минем яныма килер? Миңа һичкем юк. Мин кайгымны кемгә сөйлим: угълыма сөйлимме, ул сөттән аерылмаган; атама сөйлимме, ул моннан бик ерак; казанлыларга сөйлимме, алар бит үз ирекләре белән ант итеп мине русларга бирделәр. Әй сөекле падишаһым Сафагәрәй! Ник син миңа җавап бирмисең, ни өчен үзеңнең сөекле бикәңнең ачы үксүен ишетмисең? Менә монда, ишек төбендә, мәрхәмәтсез гаскәрләр торалар, алар мине, ерткычлар кыр кәҗәсен алып киткән кебек, синең яныңнан алып китмәкче булалар. Берчагында синең хатның булган, бөтен Казан падишаһлыгының бикәсе саналган кеше хәзерендә кызганыч тоткын, ярлы һәм арык кол булып калды… Мин хәзерендә егълый да алмыйм, күземнән яшьләрем дә чыкмый. Бетми торган ачы яшьләр белән минем күзләрем сукырайды. Күп кычкырудан тавышларым кысылды».

Сөембикә иренең кабере янында ике сәгать чамасы була. Шуннан соң аны Казансу буена алып китеп, матур итеп бизәлгән хан көймәсенә утырталар. Елъязмачы күрсәткәнчә, Сөембикәне озатыр өчен, каланың бар халкы Казансу буена җыела: ире-хатыны, егете-кызы, олысы-кечесе – берседә өйдә калмый. Һ. Атласи язганча: «Таш кебек каты күңелләр дә йомшарып, кызгану яше күрмәгән күзләрдән дә яшьләр дә агар булды [1]».

Сөембикә көймәгә керер алдыннан халык белән саубуллаша. Халык та аның белән чын күңелдән хушлаша, Сөембикәне кызгануын белдерә. Озакламый көймәләр кузгалып китә. Елганың ике яры өстендә Сөембикәне саклап рус гаскәре атлый. Алар артыннан исә яр буйлап казан халкы аны шактый озата бара. «Сөембикә чиктән тыш акыллы вә шуның илә бәрабәр бик юмарт, шулай ук халыкның һәркайсына мәрхәмәтле булганлыгы өчен, анны Казаннан җибәрү халыкка бик кыен тоелды» [1].

Сөембикә белән бергә аның бөтен байлыгын – алтынын, көмешен, чигүле ефәк киемнәрен, кыймәтле зөбәрҗәт ташларын, савыт-сабаларын, берничә зур көймәгә төяп, Мәскәүгә алып китәләр. Кайбер риваятьләргә караганда, Мәскәүгә Сөембикәнең китапханәсен дә алып китәләр. Ә бу китапханәдә Казан ханлыгының бөтен рухи байлыгы тупланган була, диләр: бик борынгы елъязмалар, дини һәм шигъри китаплар, кулъязмалар, кыймәтле чыганаклар. Бу китапханә дә эссез югала. Кайбер тарихчылар фикеренчә, аны Иван Грозный кушуы буенча Мәскәү Кремлендәге ниндидер җир астындагы мәгарәгә яшерәләр.

Мәскәүнең Казанны алуында Европа руханиларының да мәкере зурдан була. Алар Явыз Иванны мөселман татарларын юк итәргә кирәк дип котырта. Бу тәре походының бер чагылышы. Казанны алганда Германия, Англия инженерлары урысларга заман технологияләре белән шәһәрләрне җимерү ысулларын өйрәтә.

Сөембикәнең соңгы еллары турында мәгълүмат бик аз сакланган. Ханбиәне Мәскәүгә алып киткәч, әтисе Йосыф мирза Явыз Иванга: “Зинһар, кызым белән улымны бир,” - дип үгетләп хат яза. Мәскәү башлыгы аңа: “Кызың яхшы шартларда яши, аны Шаһгалигә кияүгә бирдек, ул үзен бәхетле тоя,” - дип җавап бирә. Сабые Үтәмешгәрәйне, аның кулыннан тартып алып, көчләп чукындыралар. Ул озак яшәми, бик яшьли үлә. Бәлки, аның үлемен тизләткәннәрдер дә. Сөембикәне исә Явыз Иван карт, ямьсез, сатлыкҗан Шаһгалигә (Шаехгалигә) хатынлыкка бирә. Сөембикә анда берәр ел яшәгәч дөнья куя. Аның үлеме ничек булганын күз алдына китерер өчен, Явыз Иванның Шаһгали исеменә язылган ярлыгыннан бер өзек китерик: «Бөтен Русьның падишаһысы һәм бөек кенәзе булган Иван Васильевичтан туганыбыз Шәех ханга. Исмәгыйль, Касай, Юныс морзалар (Нугай морзалары) безгә язу җибәргәннәр. Сез, туганыбыз, безнең кушуыбыз буенча, Сөембикәнең борының кискән, аңа төрлечә зур сыйсызлыклар кылып (ягъни ач тотып), аны үтергәнче кыйнаган, дип Йосыф бәккә (ягъни Сөембикәнең әтисенә) сүз булды, дигәннәр. Шуның өчен Йосыф бәк безгә ачулана, илчеләр һәм сатучылар җибәрми». Ярлык 1554нче елның гыйнварында язылган. Сөембикә дә шул вакытларда ерткычларча үтерелгән булса кирәк. Дөрес, Явыз Иван үз «туганы», Шаһгалине ничек тә якларга тырыша. Әмма аның бу кыланышының ни өчен эшләгәне мәгълүм.

Мәскәү патшасы котыртуы нәтиҗәсендә Нугай Урда халкы үзара сугыша. 1555нче елда Йосыф мирза һәм Мәскәүгә сатылган бертуган энесе Исмәгыйль мирза гаскәрләре арасында канлы бәрелеш була. Йосыф мирза үтерелә. Сөембикә яклаучысыз кала. Аны кайгыртучы булмый. Ханбикә 1556-1557нче елларда үлә. Аның кабер ташы сакланмаган.

Ләкин Касыйм татарлары риваятьләре буенча, Касыйм шәһәрендәге ханнар төрбәсендә Сөембикә дә җирләнгән. Анда бик күп кабер ташларын ватып бетергәннәр, нинди таш тапканнар, барысын да шунда китереп тутырганнар. Ханнар төрбәсе икән, анда каберләр дә санаулы булырга тиеш. Берсе Шаһгалинең атасы Данияр, башкалары хатыннарының каберләре булырга мөмкин. Шаһгалиның балалары юк. Бер кабер ташында Бүләк Шатбикәм дип язылган. Татар галимнәре биредә Сөембикә җирләнгән дип фаразлый. Ташта 37 яшендә вафат булган диелгән. Бүтән мәгълүмат юк. 1520 елларда туып, 1556 елларда үлгән булса, Сөембикәгә туры килә.

Бер җирдә дә Сөембикә шушы җирдә туган дип әйтелми. Ләкин Мамадыш районының Арташ авылында ханбикәне безнең авыл кызы дип әйтәләр. Аның турында төрле имеш-мимешләр дә сөйлиләр, имләүләр тексты да сакланган. Нугай Урдасы кабиләләренең Нократ елгасы тирәсенә килеп утыруы бик мөмкин. Аларның бу тирәгә килеп төпләнүләре XV гасырның икенче яртысында башлана.

Сөембикә манарасы турында да кызыклы фактлар бар. Урыс архитекторлары һәм безнең Нияз Халиков, манара 1711-1720нче елларда салынган, диләр. Беренчедән, моны исбатлаучы бер документ та юк. Икенчедән, ул вакытта татарны басып алган урыска нәрсәгә кирәк шундый зур корылма төзеп ятарга? Ул күп чыгым һәм көч таләп итә. Казанда салынган барлык манарларга да документ бар, ә аңа юк. 1240нче еллар тирәсендә француз короленең вәкилләре Алтай якларында сәяхәт кылганда татарлар үлгәннәрнең каберләренә манаралар салдыра дип язып калдырган, рәсемнәр ясаганнар. Корылмада Алтын Урда архитектура традицияләре нык чагыла. Сөембикәнең «Хан каберенә кордырдым манара» дигән язуы да билгеле. Бу Сафагәрәй каберенә корылган манара дип фаразлана. Ул төзелгәндә шымчылар, татарлар сугышка әзерләнә, дип Мәскәүгә донос язалар. Сөембикә манарасы, аның төбе бүгенгә кадәр өйрәнелмәгән. Анда ике ишек бар, берсен ачсаң, манарага менәргә мөмкин. Ә икенчесе кая бара? Манарага исемне урыслар кушкан дип уйлыйбыз, татарлар аны хан мәчете манарасы дип йөрткән.

Фаҗигале язмыш, аяныч үлем… Менә ни өчен халык Сөембикә образын, поэтик риваятъләргә төреп, күңелендә саклый. Сөембикә манарасыннан тыш, Казанда Сөембикә исеме белән бәйләнгән тагын бер урын бар. Ул да булса – Сөембикә бакчасы. Риваятъләргә караганда, ул Урта Кабан буенда, хәзерге Архиерей бакчасында урнашкан булган. Сөембикә җәй көннәрендә бөтен туган-тумачасы белән монда яшәгән, ял иткән. Бакчада

нинди генә гөлләр, чәчәкләр, матур-матур үсемлекләр булмаган. Хәтта мәрмәрдән эшләнгән сыннар да булган, диләр. Ә куак – агачлар арасында тутый кошлар, боланнар йөргәннәр, имеш. Тарихчылар да бу урында ханнарның җәйге резиденциясе булуын таныйлар. Бәлки, бу урында яңадан Сөембикә бакчасын торгызырга мөмкин булыр?!

Казанның берәр урамына да Сөембикә исемен бирергә иде. Кайсысына? Безнеңчә, Казан Кремьле урнашкан иң борынгы урамга бирергә мөмкин. Сөембикә ханбикә кайчандыр шул урамнан йөргән, шул тирәдә ире Сафагәрәй белән хушлашкан…

 

1.2. Халык авыз иҗатында Сөембикә образы

 

Милләтебезнең асыл затлары халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас хатирә булып яши. Кадерле ул-кызларының исемнәре бәет һәм тарихи җырлар, легенда һәм риваятьләр булып татар халкы күңелендә саклана. Мәгълүм ки, бәетләр тарихи яки тормыш-көнкүреш вакыйгалары артыннан ук, ә инде сүз төрле сугышлар, баш күтәрүләр кебек зур вакыйгалар турында барса, шулар белән бер үк вакытта иҗат ителәләр.

«Сөембикә бәете» – татар тарихының иң фаҗигале чорын чагылдырган халык әдәбияты җәүһәрләренең берсе. Бу бәет турында Г. Бәширов болай ди: «Шул көнне крипечдин чыгарып, Казанки суына еткәнче Казан музыкантларының уйнап барган моңлы маршы көенә язылган (бу) шигырьләр гүя Сөембикәнең үз агызындан сөйләнгән кебек тәрҗемәи хәледер».

«Сөембикә бәете» тарихи бәетләр өчен хас традицион башлам – вакыйгаларның елын-вакытын күрсәтү белән башланып китә («Мең дә биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен» [27]). Ләкин ханбикәнең туган елы әле бүген дә билгеләнмәгән. Мәсәлән, Һ. Атласи Сөенбикәнең туган һәм үлгән елларын билгесез дип яза.

Ф. Урманче «Сөембикә бәете»нең «ХVI гасырның икенче яртысында иҗат ителгән дип кистереп әйтеп булмый», дип яза [31]. Галим бәет «гүзәл ханбикә вафат булып, берничә гасыр үткәч барлыкка килгән булса кирәк», дигән фикерне алга сөрә [31]. Ә бәлки ул берничә йөз ел буена, язма рәвештәме яисә күңелдә йөрепме төрле үзгәрешләр кичергәндер, еллар-гасырлар үткән саен, аның нигезендә яткан тарихи вакыйгалар, фактлар онытыла баргандыр. Бәетнең алдагы юллары әнә шул турыда сөйли Казаннарга Кырымнан китерде бәне тәкъдирем

Казанның бер яшь ханы Җангали булды ирем.

Сөембикәнең беркайчан да Кырымда булмаганы мәгълүм. Нишләп соң аны бәет Казанга «Кырымнан алып килә?» Нишләп бәет нугай халкын бөтенләй белми. Тарихчылар моны тарихи сәбәпләр белән аңлаталар.(Бәлкем авторлар «Нугайлар – Кырым ярымутравының төньягында Дон һәм Донецк бассейннарыннан һәм Азов диңгезеннән башлап Каспий диңгезенә кадәр сузылган җирләрдә яшәгән төркиләр [21]» дигән мәгълүматка таянганнардыр.)

Сөембикә турындагы бәетләрнең берничә варианты барлыгы билгеле. Әмма аларның кайчан барлыкка килүләре турында фикер аныклыгы юк. Танылган фольклорчы Хәмит Ярми татар фольклорының, шул исәптән бәетләрнең борынгы үрнәкләре XVI гасырда язылган «Казан тарихы»нда сакланып калган дип исәпли. Менә бу материалларны да борынгы татар фольклорының язма чыганакларындагы кызыклы үрнәкләре дип санарга мөмкин. Шуларның берсендә аның кыз чагы турында әйтелә:

Сөембикә атым, нугай затым, кая минем хан дәүләтем,

Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым.

Югарыда бәеттән китерелгән өзектәге тагын бер игътибарга лаек гыйбарә Сөембикәнең беренче иренә кагыла: аның хакында ханбикә «Казанның бер яшь ханы», ди.

Бәет нигездә Сөембикәнең шәхси тормышы вә кичерешләре белән сугарылган булса да, илдәге иҗтимагый хәлләрне, зур тарихи вакыйгаларны читләтеп үтми. Бу еллардагы Казанның хәле турында бәет шулай ук кыска, әмма тарихи вакыйгаларның асылын аңлардай мәгълүматлар бирә:

Дөньялары хафалы, заманалар буталды,

Казанга күрше илләрдән падишалар күз салды.

Күрше илләр дигәндә монда, бер генә ил – Мәскәү күздә тотылгандыр.

Чыннан да, 1536нчы елда, Сафагәрәй яңадан тәхеткә утыргач, Мәскәү белән Казан арасында сугышлар, вак-төяк бәрелешләр әледән-әле кабатланып тора. Әнә шул вакыйгаларны гомумиләштереп, бәет болай ди:

Сафагәрәй вакытында күп булды сугышлар,

Һәркайдан яу килгәчтин авыр булды сулышлар.

Әйтелгәнчә, Казанга каршы яу ХVI гасыр урталарында тик Мәскәү кенәзлегеннән генә килә. Тик алар төрле вакыта төрле юллардан – Нижгар, Пермь, Нократ якларыннан киләләр. Бәеттәге «Һәркайдан яу килгәчтин» сүзләре шуны күрсәтә булырга тиеш.

Сафагәрәй хан дәверендә Мәскәүнең бердәнбер теләге – Казан ханлыгын буйсындыру була. Сафагәрәй моңа кискен каршы торып Казанның милли һәм дини мөстәкыйльлеген тулысынча саклап кала.

Ундүрт ел гомерем үтте Сафагәрәй хан белән,

Казан шәһәре күңелсез юлда түккән кан белән.

Шәһәр тышында сугыш, эчендә тулган афәт,

Шул тынгысыз вакытта Сафагәрәем вафат.

Сафагәрәйнең үлеме бәеттә бары бер җөмлә белән генә әйтелә. Бәлки, язучыларга сәбәпләре билгеле дә булмагандыр.

Сафагәрәй һәлак булгач, Казан хуҗасыз кала. Ханбикә үзен ике ут арасында калгандай хис итә: бер якта – Мәскәүдәге Мөдһиш Иван, икенче якта – Казанның шул ук Мәскәү яклы түрә-морзалары.

Мәскәү ханы Казанны алмакчы була үзенә,

Казанлылар фетнә ача, карамыйлар сүземә.

Сөембикә җитәкчелекне үз кулына ала. Яңа хөкүмәт төзи. Башлыгы итеп Кошчак углан билгеләнә. Сөембикәнең уңышлы адымнарына карамастан, ханлыкта ызгыш-талаш, хакимият өчен көрәш дәвам итә:

Башкара алмыйм эшемне, тыңлата алмыйм кешене,

Һәркайсы үзе белгән булып, йөреттеләр уртак эшне.

Әнә шундый шартларда Сөембикәнең хәле чыннан да фаҗигале була.

Морзаларга мин әйттем, Мәскәү белән белешек,

Һичбер җәбер итмәсә, буйсыныйк та килешик.

Тыныч торсак, күп еллар каннарыбыз түгелмәс,

Мәскәү белән сәүдә кылсак, дәүләтебез кимемәс.

Бәеттәге бу сүзләнең барысы да тарихи чыганаклар белән раслана алмый. Мәскәү берничек тә Казанны «җәберләми» тора алмаячак. Икенчедән, бәеттәге Сөембикә исеменнән әйттерелгән «буйсыныйк та килешик» сүзләре шактый шик уята. Балачактан ирек яраткан Сөембикә Мәскәүгә буйсынырга ризалык бирмәс иде [31].

Бәетне шулай укып анализлап чыксак, шактый тарихи чыганаклар белән туры килмәгән урыннарга юлыгырбыз. Әмма әдәби әсәр буларак, шул вакытта тарихи да булуы, ханбикә турында безгә шактый мәгълүмат бирә. Укучы өчен теле камил, безнең телгә яраклаштырылган.

Халык иҗатында сакланып калган «Сөембикә» риваятенең дә берничә язып алынган варианты бар.

Риваять – тарихта булган һәм халык күңелендә яхшы сакланган вакыйгалар, тарихи шәхесләр һәм топонимик урыннар турында сүз алып бара.

Бервакыт Мәскәү патшасы Сөембикә рәсемен күрә дә гашыйк була. Илчеләрен Казанга Сөембикәне кияүгә сорап җибәрә. Сөембикә риза булмый. Мәскәү патшасы ачуы килеп: «Үз теләгең белән чыкмасаң, сугышып алам, ди». Җиде ел камап торганнан соң крепость стеналарын ваттырып, Казан шәһәрен ала. Сөембикә дошманының җиңүен күргәч, ире күмелгән мәчет манарасына менә дә, аска ташлана. Менә шуннан соң хан мәчетен «Сөембикә манарасы» дип атый башлыйлар [27].

Күреп үтүебезчә, легенда, бәетләрдә ханбикәнең бөеклегенә, булдыклылыгына дан җырлана. Үзенә бер күрүдә үк гашыйк булалар. Димәк, ул бик чибәр. Дошманнарга сатылмый, үлемне артыграк күрә. Бәет, әлбәттә, әдәби иҗат. Сөембикә ханбикә турындагы фольклор әсәрләре XVI гасырның икенче яртысында ук мәйданга чыккан һәм халык арасында телдән дә, язма рәвештә дә киң таралыш алган. Гасырлар дәвамында бу бәет, риваять, тарихи җыр, мөнәҗәтләргә яңа тарихи мәгълүматлар, фикри катламнар, әдәби төсмерләр өстәлгән, аларның яңа вариантлары барлыкка килгән. Кайчан язылуы да мәгълүм булмаган бу әсәрнең тарих белән туры килмәве табигый. Әмма халык авыз иҗаты әсәрләрен киләчәк буыннар нигези чыганак итеп файдаланалар.

 

ЙОМГАК

 

Кыска гына вакыт аралыгында Казан ханлыгы белән идарә иткән (1549-51), сәяси зирәклеге белән аны рус дәүләте экспансиясеннән саклап калырга тырышкан, халкыбызның

горурлыгына, яшәешебезнең милли символына әйләнгән гүзәл һәм акыллы ханбикә Сөембикә (1516-1554 дән соң) турында дөнья әдәбиятларында йөзләгән шигырь, поэма, хикәя, повесть, роман, сәхнә әсәрләре язылган. Сөембикә шәхесе һәм аның исемендәге манара турындагы хезмәтләрнең саны гына да бихисап.

Сөембикә образы, Сөембикәнең чибәрлеген дә, каһарманлыгын да, фаҗигасен дә тарихи-эстетик хәтерендә саклый, буыннан-буынга тапшыра. Сөембикә образында символик мәгънә – татар иленең мөстәкыйльлеге җимерелү-юкка чыгуы да, әмма ләкин киләчәктә аның яңадан торгызылачагына өмет-ышаныч та яшеренгән. Аның халык арасында популяр булуы, минемчә, әнә шунда.

ΧΧ гасыр башында татар халкы иҗтимагый – мәдәни яңару баскычына аяк баскач та, Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында күп санлы тарихи хезмәтләр языла, аларда документальлек өстенлек итә. Халык арасында таралган риваятьләр, бәетләр, тарихи җырлар һәм мөнәҗәтләр кабат актуальләшеп, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күрә, халыкның милли аңын тәрбияләүгә хезмәт итә башлый.

1900 – 1918 нче елларда Сөембикә шәхесенә игътибар гаять дәрәҗәдә югары була. Кыска гына вакыт аралыгында Сөембикә турында күп санда фәнни мәкалә, проза һәм сәхнә әсәрләре, шигырьләр барлыкка килә. Бу чорда Сөембикә тарихи шәхес һәм әдәби каһарман булып кына калмыйча, татар халкының милли азатлык идеалларын үзенә туплаган символик образга әйләнгән.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: Сөембикә образын легенда, бәеттә, шигырьдә, поэмаларда, хикәя, роман-кыйссаларда, пьесаларда күрергә мөмкин. Әмма әлегә кадәр безнең әдәбиятта Сөембикә хакында чын мәгънәсендә эпик-трагик поэма, тарихи трагедия, опера яисә балет иҗат ителмәгән.

Шигъри әсәрләргә татар халык җырларында киң таралган һәм халыкның чыннан да авыр язмышын чагылдырган «Идел ярларында сары камыш», һәркемгә мәгълүм «кара урман», «шомлы язмыш», «төнбоеклы күл», «ятып елар җирләр» кебек, чын мәгънәседәге традицион һәм халкыбызның авыр тарихына багышланган шигъри образлар тезмәсе килеп керә. Сөембикәне бөек итеп манара югарылыгына күтәрәләр.

Шулай итеп, Сөембикә образы татар халык авыз иҗатында үз урынын алган. Сөембикә ханбикә – гомумтөрки тарихның да бөек каһарманы. Аның мөкатдәс образы – төрки дөнья өчен гомумтөркичелек идеяләрен үзенә туплаган олугъ символларның берсе.

ФАЙДАЛАНГАН ӘДӘБИЯТ

 

1. Атласи Һ. Себер тарихы. Сөен-бикә. Казан ханлыгы / Һ. Атласи.–Казан: Татар. кит. нәшр.,1992. – 448б.

2. Әгъләмов М. Иман тәрәз шакый / М. Әгъләмов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 126б.

3. Әхмәт Р. Таң илчесе / Р. Әхмәт. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1996. –288б.

4. Әхмәтҗанов М. Күктә йолдызлар, җирдә без бар / М.Әхмәтҗанов // Мәдәни җомга. – 1997. – №36. – 15б .

5. Әхмәтҗанов М. Сөембикә мәңгелек сагыш / М. Әхмәтҗанов // Шәһри Казан. – 2001. –13апрель.

6. Әхмәтҗанов М. Сөембикәнең баласы бер генә булганмы? / М. Әхмәтҗанов // Мирас. – 2005.– №11. – Б.79-80.

7. Әшрәфҗанов Х. Язучы һәм тарих / Х. Әшрәфҗанов. –Уфа: «Китап», 1998. – 112б.

8. Вәлиев Р. Кышкы учак / Р. Вәлиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 276б.

9. Вәлиев Р. Сүзләрдән дисбе / Р. Вәлиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 312б.

10. Вәлиев М. Учагың сүнмәсен / М. Вәлиев // Мәйдан. – 2005. –№4. – Б.124.

11. Галимуллин Ф. Изге ният белән / Ф. Галимуллин // Казан утлары. –1987. – №12. – Б.157-161.

12. Ибраһимова С. «Казан мәликәсе Сөембикә»нең туу тарихы / С. Ибраһимова // Сөембикә. – 2000. – №10. – Б.3-7.

13. Мостафин Р. Фаҗигале язмыш / Р. Мостафин // Ватаным Татарстан. – 2002. – 31май.

14. Рәмиева И. Казан тарихында Сөембикә / И. Рәмиева // Сөембикә. –2001.– №10. – Б.4-6.

15. Рәмиева И. Чорлар аша Сөембикә дәшә / И. Рәмиева // Сөембикә. –2003. – №2. – Б.14-15.

16. Рәмиева И. Рус, татар, төрек әдәбиятларында ханбикә Сөембикә образы. / И. Рәмиева. – Казан, 2009. – 244б.

17. Рәшитов Ә. Автопортретка штрихлар / Ә. Рәшитов // Казан утлары. – 1986. – №3. – Б.119-125.

18. Сатарова А.М. Р. Хәмиднең «Актамырлар иле» трагедиясендә чор һәм герой концепциясе/ А. М. Саттарова // Милли мәдәният. – 2002. – №2. – Б.84.

19. Татар халык иҗаты / Сөембикә риваяте. – Татар халык иҗаты. –Казан: Татар. кит. нәшр. – 1984. – 432б.

20. Урманче Ф. Гүзәл ханбикәнең ачы язмышы / Ф. Урманче // Ватаным Татарстан. – 1994. – 21декабрь.

21. Урманче Ф. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный / Ф.Урманче // Ватаным Татарстан. – 1996. – 16 август.

22. Урманче Ф. Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. / Ф.Урманче. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 174б.

23. Урманче Ф. Сөембикә бәете / Ф. Урманче // Казан утлары. – 1997. –№8. – Б.161-175.

24. Урманче Ф. Сөембикә фаҗигасе / Ф. Урманче // Татар иле. – 1997. –№37. – Б.4-6.

25. Урманче Ф. Гасырларны кичкән гүзәллек / Ф. Урманче // Казан утлары. – 2001. – №9. – Б.120-129.

26. Урманче Ф. М. М. Херасковның «Россиядә» поэмасында – Сөембикә / Ф. Урманче. – Сөембикә-ханбикә. – Казан: Идел-пресс.–2001.–192б.

27. Урманче Ф. Сөембикә-ханбикә. Җыентык. / Ф. Урманче. – Казан: Идел-пресс. – 2001. – 403б.

28. Урманче Ф. Чорлар, гасырлар илчесе / Ф. Урманче // Мәдәни җомга. – 2002. – 19апрель. – Б.11-19.

29. Фәхретдин Р. Сөембикә манарасы / Р. Фәхретдин // Ватаным Татарстан. – 1990. – 15июль.

30. Фәхретдин Р. Сөембикә / Р. бине Фәхретдин // Мирас. – 1992. –№10. – Б.27-28.

31. Фәхретдин Р. Үтәмеш Гәрәй хан вә Сөембикә / Р. Фәхретдин // Мирас. – 2001. –№10. –Б.37-43.

32. Халык авыз иҗаты / Сөембикә риваяте. – Халык авыз иҗаты // Сөембикә. – 1997. –№10. –Б.9.

33. Хатипов Ф. Мөлкәтебезне барлаганда / Ф. Хатипов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 381б.

34. Хатипов Ф. Күңелләрдә Сөембикә, Сөембикә... / Ф. Хатипов // Ватаным Татарстан. – 2006. –14 апрель.

35. Хәмидуллина Р. Каты бәгырьле кешеләр /Р. Хәмидуллина // Казан утлары. – 1991. – №5. – Б.123-127.

36. Шәмси С. Корбанбикә / С. Шәмси // Сөембикә. – 1999. – №10. – Б.14-16.

37. Ярми Х. Татар халык иҗаты / Х. Ярми. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 209б.

Опубликовано: 29.04.2015