Әсрар Галиевның тууына 75 ел

Автор: Халиуллина Гульназ Гумеровна

Организация: МАОУ «БМСОШ»

Населенный пункт: Республика Татарстан, Алькеевский район, с. Базарные Матаки

Максат: - Әсрар Галиевның тормыш юлы һәм иҗатын тирәнтен

өйрәнү, әсәрләре белән танышу;

* укучыларның фикерләү сәләтен устерү. Дөрес, матур, әдәби сөйләм күнекмәләрен үстерү;

* якташыбыз һәм аның иҗаты үрнәгендә әхлаклы шәхес буларга омтылыш тәрбияләү,патриотик караш булдыру

 

Тип: Дәрес – әңгәмә.

Метод: Эзләнүле.

Җиһазлау: Ә.Галиевның портреты, китаплары, компьютер, флешка, вакытлы матбугаттан алынган материаллар.

Әдәбият: ”Ачык дәрес” укытучылар өчен татар телендә методик кулланма, “Мәгариф” журналлары”, “Мәйдан” журналлары”, “Әлки хәбәрләре” , “Татарстан яшьләре” газеталары.

Дәрес барышы:

(Тактада Ә. Галиевның компьютер ярдәмендә фоторәсемнәрен күрсәтәлә, газета - журналларда чыккан басмалары исемлеге язылган презентация күрсәтелә).

Укытучы.

- Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Бүгенге дәресебезне без күренекле якташыбыз, язучы, журналист Әсрар Галиевның иҗатына багышлыйбыз.Без бу якташыбыз турында ниләр беләбез соң, шулар турында сөйлик әле.

Укучы1.

- Әсрар Әбрар улы Галиев 1938 елның 16 октябрендә Татарстанның Әлки районы Түбән Биктимер авылында дөньяга килә. 1971 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Балалар укыта, шахтада эшли, журналист буларак күп кенә өлкә һәм район газета -журналларына язышып, алар белән даими бәйләнештә тора.

Әсрар Әбрар улы Галиев яшьтән үк әдәби иҗатка тартылып үсә.. Ул 1998 елда вафат була, Ленинагорск районында җирләнә. Ә. Галиев – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

(Тактада Ә.Галиевның компьютер ярдәмендә портреты күрсәтелә)

Укытучы.

-Укучылар, сезгә авторның нинди җыентыкларын беләсез?

Укучы 2.

-Үзенең “Төнге җыр” исемле беренче хикәяләр җыентыгында (1980) татар яшәү-көнкүрешен милли үзенчәлеген ачып күрсәтергә омтыла. “Асыл кошым минем” повестендә (1987), “Көн яктысы” романында (1993) шахтерлар тормышына мөрәҗагать итә. Биредә без язучының яшәү мәгънәсе турындагы тирән уйлану- кичерешләре, тормыш- яшәешкә булган гадел, ихлас, катгый карашлары белән очрашабыз.

Укучы3.

- Ә. Галиев соңгы елларда сәламәтлеге какшаса да күңелдәгесен язып калдырырга ашыкты. Зур күләмле “Гали батыр”исемле автобиографик трилогиясе дөнья күрде.

Укучы 4.

– Язылган әсәрләре күп. Бәлки, кайчан да булса, бер мәрхәмәтле кеше табылып, ул язган әйберләр дә дөнья күрер әле, шуңа ышанып калабыз.

Укытучы.

-Укучылар вакытлы матбугатта Ә.Галиев турында нинди мәкаләләр басылып чыкты?

Укучы 5.

-“Мәйдан” журналы “Халык аны үз итте” дигән язма №10 2013 ел. З Галиева истәлегеннән.

Укучы 6.

-“Татарстан яшьләре” газетасы “Батыр абыем” 26.09. 2013 ел. К. Галиев (спорт остасы Түбән Кама) истәлегеннән.

Укучы 7.

- Ш. Бикчурин “Шахтер егет күмер чаба” “Әлки хәбәрләре” 1993 ел №73.

Укучы 8.

-Маннапов Ш. “Гали батыр оныгы”, “Казан утлары” 1998. №11, “Шахтер егет күмер кисә” шигырь “Ватаным татарстан” 2007 №260.

Укытучы.

- Укучылар, ә хәзер әйдәгез алган белемнәрне тикшереп карыйк.

Сораулар.

1.Ә.Галиның туган төбәкне атагыз.

Иҗат итә башлаган чоры кайсы гасырга карый?

Балачагы турында нәрсә әйтә аласыз?

Нинди хөнәрләрен беләсез?

Татарларның җәйге бәйрәменә катнашы бармы?

Ул нинди бәйрәм?

 

2. Башваткыч чишү.

Башваткычта бер җөмлә яшерелгән. Җөмләнең берничә сүзе генә бирелгән.Бу нинди мәкаль?

(Егет кешегә........70..........)

 

3.Капитаннар ярышы.

30 секунд эчендә бер-бер артлы Ә.Галиевның язылган әсәрләрен атагыз.

 

Укытучы. Укучылар, без бүгенге чарада нинди язучы турында сөйләштек?(дәрескә йомгак ясау)

- Дәресебез тәмам. Сау булыгыз!

Опубликовано: 27.04.2015